7 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстанда предприятиеләрнең һәм элеваторларның ашлык кабул итүгә әзерлеге тикшерелә
30 июньнән 17 июльгә кадәр Татарстанда элеваторларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең быелгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеге тикшерелә.
-
Яңалыклар
Башкаланың 13 пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк
Татарстанда 6-12 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атналыгы» уза. Программага 100дән артык чара кертелгән, ә 13 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылачак. Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина мэриядәге аппарат киңәшмәсендә булачак вакыйгалар турында сөйләде, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
Тыйнак батырлык: Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз
Республика табиблары моңа кадәр кулланылмаган ысуллар белән авыруларны коткара, авыр хәлдә калганнарга гадәти булмаган операцияләр ясый, сирәк авыруларга да дәва таба. Соңгы айларда Татарстан табиблары шаккатырган очракларны барлыйбыз. Үзебезнекеләр өчен бергә сөеник!
-
Яңалыклар
Ятим балалар югары уку йортына кергәндә нинди ташламалардан файдалана ала?
Ятим бала статусына ия яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган абитуриентлар югары уку йортларына кергәндә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана ала. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.
-
МӨҺИМ
Кесәдәге җылылык: газ өчен исәпләгеч күрсәткечләрен мобиль кушымта аша тапшырырга мөмкин
Татарстанда 660 меңнән артык абонент газ өчен исәп-хисапны кесә телефонындагы махсус кушымта аша гына эшли. Тармактагы замана вазгыятенә туры килгән яңа хезмәтләр һәм мөмкинлекләр турында «Газпром трансгаз Казан» оешмасы генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Руслан Фәтхелисламов сөйләде.
-
Яңалыклар
Татарстанда салым льготалары буенча «кайнар линия» узачак
8 июльдә Татарстанда салым льготалары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Әлмәттә махсус операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы этабы узачак
17 июльдә Әлмәттә «Мирас» спорт комплексы базасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе II Кубогының муниципаль этабы узачак.
-
Яңалыклар
«Чиста һава» операциясе кысаларында мең ярымнан артык автомобиль тикшерелгән
Татарстанда «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында «Чиста һава» профилактик рейдлары уңышлы дәвам итә. Чараның төп максаты – транспорт чараларыннан атмосферага зыянлы матдәләр чыгуын киметү, экологик стандартларны бозу очракларын ачыклау һәм машина хуҗаларының экологик аңын күтәрү.
-
Яңалыклар
Республикада 20дән артык компания пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә
Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 20дән артык компания эшли. Аларның саны соңгы елларда «Пилотсыз очу аппаратлары» профильле илкүләм проекты ярдәмендә сизелерлек артты.
-
Яңалыклар
Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк
Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары киләсе уку елы башыннан өй эше алмаячак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Россиянең иң зур чатырлы лагере – Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Әлеге смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләренең иң биек ноктасы.
-
Яңалыклар
Республикада бу елның мартыннан бирле 5,5 меңгә якын кешегә талпан кадалган
2026 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5427 кешегә, шул исәптән 1185 балага, талпан кадалган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Авыл
Моңны үзеңә табасы: клубсыз авылда тормыш бармы?
Арча районындагы Илдус авылының клубы да, мәктәп-бакчасы да, кибете дә юк. Әмма тик ятмыйлар. Әнә өч чая хатын ансамбль оештырып, күрше авылларда концерт куеп йөри. Авылдашларына да җыр-моңга сусарга ирек бирмиләр. Илдус әртистләре белән без дә очрашып сөйләштек.
-
Яңалыклар
Татарстан прокуратурасы хезмәт хакын ала алмаган махсус операция катнашучысына ярдәм итте
Татарстанда коммерция оешмасы махсус хәрби операция катнашучысына эш хакының бер өлешен түләмәгән. Ул Лаеш районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Татарстанда кытлык юк: «ВТ» бензин белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертте
Бу арада җәяүлеләр дә бензин турында сөйләшә. Ил күләмендә автомобиль ягулыгы тирәсендәге вазгыятьне җайга салу буенча эш дәвам итә: кайбер төбәкләрдә бензин сатып алуга бәйле чикләүләр кертелде, Россиягә ягулык ташый торган илләр исемлеген киңәйтмәкчеләр, ә рульдәгеләргә бензинга акча азрак тоту серләре турында искә төшерделәр.